Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Руслан Шагалиев кабат Иннополис мэры вазифасына сайланды
Мэрны сайлау беренче тапкыр яңа форматта узды.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ». Эльза Кузнецова). Бүген Иннополиста I чакырылыш Шәһәр советы депутатларының беренче сессиясе булды. Анда шәһәр мэры сайланды. Шәһәр белән идарә итү вазифасын кабат Руслан Шагалиевка тапшырдылар.
Мэрны сайлау беренче тапкыр яңа форматта узды, аны Совет депутатлары сайлады, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Иннополисның матбугат хезмәтендә.
Шәһәрнең депутатлар советы тавыш бирүдә тулы составта катнашты. Җиде депутатның барысы да Руслан Шагалиевка тавыш бирде. Бүгеннән башлап Шагалиев рәсми рәвештә Иннополис мэры вазифасына керешә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз