Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Руслан Шагалиев Иннополис мэры вазифасыннан китә

Иннополис мэры Руслан Шагалиев вазифасыннан китүе турында игълан итте. Бу хакта IT-шәһәрнең рәсми телеграм-каналларының берсендә хәбәр итәләр.
«2015 елдан без сезнең белән бер бик үзенчәлекле нәрсәне булдыра алдык. Без дөньяга кешеләр өчен һәм кешеләр катнашында территорияне яңача үстерү мөмкинлекләрен күрсәттек <...> Иннополисның киләчәге якты! Миңа исә алга таба атларга вакыт», - дип шәһәр башлыгының сүзләре китерелә хәбәрдә.
Шагалиев Иннополис Депутатлар советы утырышына (биредә яңа мэр сайланачак) кадәр вазифаларын башкаруын дәвам итәчәк.
Руслан Шагалиев 1980 елның 3 апрелендә туган. 2003 елда Уфа дәүләт авиация техник университетын, 2021 елда Master in Public Strategy программасы буенча Мәскәүнең «Сколково» идарә мәктәбен тәмамлый. 2015 елга кадәр «БАШНЕФТЬ» нефть компаниясе филиалында контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарьдән «Скартел» ҖЧҖ (Yota) компаниясенең төбәк үсеше буенча директорына кадәр хезмәт юлы узган. 2015-2016 елларда Иннополис шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасында эшли. 2016 елдан Иннополис мэры һәм башкарма комитеты җитәкчесе була. 2021 елның 25 сентябрендә Шагалиев закон нигезендә үз теләге белән вәкаләтләрен вакытыннан алда туктата, ә 28 сентябрьдә, I чакырылыш шәһәр Депутатлары советының I сессиясендә Иннополис мэры вазифасына яңадан сайлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз