news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Руслан Нигъмәтуллин якынча нәтиҗәләр буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлауда әйдәп бара

ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Руслан Нигъмәтуллин өстәмә сайлауның якынча нәтиҗәләре буенча тавыш бирүдә әйдәп бара. Тавыш бирү кичә Чаллының 20нче Электротехник округында узды. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Нигъмәтуллин, көндәшләрен шактый артта калдырып, 74,44 процент тавыш җыйды, икенче урында - Татьяна Мухина (6,87 процент тавыш), өченчедә – Гадел Вахитов (4,75 процент). Александр Быков – 4,47, Илнара Сираева – 4,16, Ирек Зыятдинов 2,45 процент тавыш җыйды.

Тавыш бирүдә шәһәрнең Электротехник округы территориясендә теркәлгән сайлаучыларның 19,42 проценты катнашты.

28 майда Автокалада алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауда тавыш бирү өчен 24 сайлау участогы ачылды. Өстәмә сайлау үткәрү турында карар депутат Олег Коробченконың үз вәкаләтләрен вакытыннан алда өстеннән төшергәннән соң кабул ителде, ул узган елның 15 июнендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләнде.

ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауда алты кандидат теркәлде. Округта сайлаучыларның гомуми саны 53 меңнән артып китте. «Татар-информ» агентлыгы Нигъмәтуллинның сайлау участоклары белән шәхсән танышып чыгуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. «Шунысы куандыра, ял көне булуга да карамастан кешеләр сайлау участокларына килә һәм тавыш бирә. Бик зур рәхмәт!» - дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100