news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Руслан Камболов: Конфедерацияләр кубогында Россия өчен уйнау – зур җаваплылык

"Рубин" командасы футболчысы Россия җыелмасы составында Конфедерацияләр кубогына әзерләнә.

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Станислав Черчесов җитәкләгән Россия футбол җыелма командасы Конфедерацияләр кубогы уеннарына әзерлеген дәвам иттерә. Бүген 23 футболчыдан торган команда 4 меңләп тамашачы алдында "Арена ЦСКА"да ачык күнегүләр уздырды.

"Тамашачылар алдында күнегүләр уздыру ошады. Ләкин безнең өчен тыныч шартларда шөгыльләнү яхшырак булыр иде. Чөнки тавыш астында күнегү уздырганда тренерны ишетүе кыен. Шулай да, барысы да яхшы узды", – дип фикерләре белән уртаклашты соңыннан Россия җыелмасы составында уеннарга әзерләнүче "Рубин" командасы футболчысы Руслан Камболов.

Футболчы, сайлау мөмкинлеге бирелсә дә, беренче матчны кайсы команда белән башлар идегез, дип сорагач, Конфедерацияләр кубогы вакытында барлык көндәшләрнең дә бер үк дәрәҗәдә булуын җиткерде.

"Аерма юк. Кемне җиңсәк тә, барыбер. Иң мөһиме – җиңү, – диде Камболов. – Җыелма өчен уйнау – зур җаваплылык, туганнарның, якыннарның, илнең ышанычын акларга кирәк. Җыелма команда өчен яхшы уен күрсәтергә, тамашачыларның ышанычын аклап, максималь күрсәткечкә ирешергә телибез". 

 
Исегезгә төшерәбез, Россия җыелмасы 17 июньдә Конфедерацияләр кубогында Яңа Зеландия командасына каршы беренче уенын уздыра. Матч Санкт-Петербургта үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100