news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Руслан Йосыпов ТР Рәисе вазифасына кандидат буларак теркәлү өчен документлар тапшырды

Бүген, 29 июльдә, республика Рәисе вазифасына кандидат Руслан Йосыпов ТР Үзәк сайлау комиссиясенә теркәлү өчен документларын тапшырды. Аның кандидатурасын Россия Либераль-демократик партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тәкъдим итте. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, документлар кабул итү этабы 30 июльдә 18:00 сәгатьтә тәмамланачак. Ул аңлатканча, килгән материаллар эшче төркем тарафыннан тикшерелә, нәтиҗәдә комиссия утырышында тиешле карар кабул ителәчәк.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, республика халкы ТР Рәисен һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаячак.

ТР Рәисе вазифасына тәкъдим итү турындагы документларны республика Үзәк сайлау комиссиясенә Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot