news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Руслан Йосыпов Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда катнашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты әгъзасы Руслан Йосыпов ТР Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда катнашты. Бу хакта Россия либераль-демократик партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген бик мөһим көн, 14 сентябрь – ТР рәисен сайлау һәм депутатларны сайлау көне, һичшиксез участокларга килергә һәм үз тавышыңны бирергә кирәк», - дип билгеләде Йосыпов.

Видео: ЛДПРның Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot