Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Руслан Айсин: Татарга аңлы, сәяси элита җитми
Элита бездә бар, тик кызганычка каршы, фәлсәфи элита әле формалашмаган, ди Айсин.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Сәясәт белгече Руслан Айсин татарларга көчсез хәлдә калмас өчен аңлы элита кирәк дип саный. Бу фикерен ул «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында чыга торган «Ком сәгате» тапшыруында әйтте.
Тапшыруны алып баручы Данил Гыйниятов: «Путинның еш әйтә торган сүзе бар: „Көчсезләрне кыйныйлар“. Көчсез хәлдә калмас өчен татарларга ниләр җитми?» — дип сорау бирде. Руслан Айсин: «Татарга аңлы, сәяси элита җитми», — дип җавап кайтарды.
«Кыйналырлык көчсез хәлгә төшмәс өчен бездә көчле элита булырга тиеш. Элита бездә бар, тик кызганычка каршы, фәлсәфи элита әле формалашмаган. Икенчедән, тел, мәгариф өлкәләрендә үзебезне чикләмәскә тиешбез. Гаяз Исхакый: „Мәгариф — бәйсезлеккә беренче адым“, — дип әйтеп калдырган. Безнең өчен эчке бәйсезлек алдагы планда булырга тиеш», — диде Руслан Айсин.
Сәясәтче фикеренчә, татарның бөтен өлкәгә үзенең карашы булырга тиеш. «Кызганычка каршы төрки халыклар бик хисле, алар башта эш итәләр, ә соңыннан уйлыйлар, безгә бу стратегияне үзгәртергә кирәк», — дип өстәде Айсин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз