news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Руслан Айсин: Татар теле язмышы турында Казанда гына түгел, Мәскәүдә сөйләшергә кирәк

Сәясәтче фикеренчә, федераль үзәктә Татарстан проблемасын белмәүчеләр дә бар.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Сәясәтче Руслан Айсин фикеренчә, телләр вәзгыяте буенча Татарстанда үткәрелгән сөйләшүләр, “түгәрәк өстәл”ләрне Мәскәүгә күчерергә кирәк. Бу хакта ул Татарстан Фәннәр Академиясендә узган “Конституция: дәүләт һәм туган телләрне укытуда хокуклар һәм гарантия” дигән “түгәрәк өстәл”дә әйтте.

"Татарстан конституциясе кабул ителгәнгә 25 ел узды, бу – тулы бер буын чоры дип әйтә алабыз. Яңа реальлек чорында үскән балалар инде бүген 30га таба бара. Минем фикеремчә, Татарстан – федерализмны ныгытуда, полилингваль укытуда яңа методлар кертү һәм пропаганда буенча төп мәйдан булырга тиеш. Татарстан РФ дәүләтчелеге конституциясе нигезләрен яклый торган бердәнбер төбәк булып кала дисәм, ялгышмамын. Бүген Татарстан – Россия халкы тавыш биреп сайлаган башлангычларны саклый торган бердәнбер оешкан көч. Моннан тыш, безнең Татарстан конституциясе Россиянекенә караганда бер елга иртәрәк кабул ителде. Татарстан конституциясен кабул иткәндә дә каршылыклар булмады түгел, әмма алар парламент диварыннан урамга чыкмады. Татарстан конституциясе тыныч юл белән кабул ителде. 2015 елда Мисыр конституциясе кабул ителгәндә кан коелды, 2017 елда Төркиядә дә шулай ук эзсез генә үтмәде. Татарстан бу очракта да башка юл сайлавын, тыныч тормыш символын күрсәтте".

Сәясәтче фикеренчә, “хәзер әлеге бердәмлекнең йөрәгенә кемдер ук кадый”.

“Әмма мин бу һөҗүмне кире кагу өчен, бездә хокукый механизмнар җитәрлек дип уйлыйм. Кызганычка, Прокуратура закончылык һәм конституция үтәлешен тикшерүдә күзәтчелек органы булудан бигрәк, сәяси басым ясау органына әйләнеп калды. Минем фикеремчә, әлеге ситуациядән бердәнбер чыгу юлы – судка биреп, бу эшкә протест белдерү. Бу эштә, мәгариф өлкәсендә хокукый нигезле функцияне башкаручы федераль орган җаваплы булырга тиеш. Мәгариф һәм фән министрлыгы положениесе буенча, бу функцияне башкаручы булып, Мәгариф һәм Фән министры үзе тора. Монда дәүләт телләрен өйрәнү механизмы юк. Федераль орган безне законнарны үтәмәүдә гаепли, ә без үзебез хокукый бушлыкта калдык. Татарстан РФ конституциясен саклаучы гарант булырга тиеш.

Руслан Айсин мондый төрдәге “түгәрәк өстәл”ләрне Мәскәүгә күчерергә кирәк дигән фикердә.

“Федераль үзәкнең икенче проблемалар белән “башы каткан”. Татарстанны Россиянең башка төбәкләре лидер дип саный, моны алар таныйлар. Татарстан өчен алар да җан ата. Татарстан булмаса, эшләребез хөрти. Чөнки көчсез төбәкләр – көчсез Россия дигән сүз. Әмма моны үзәктә аңлап бетермиләр булса кирәк, - ди Айсин. - Мондый сөйләшүләрне безгә Мәскәүдә үткәрергә кирәк. Монда күпчелегебез вәзгыятьне аңлый, ә анда мәсьәләне чишәргә теләүчеләр булса да, эшнең ни дәрәҗәдә икәнен аңламыйлар. Күпчелеге белми дә. Аңлату механизмы булдырырга, башка субъектлар белән берләшергә һәм Татарстан федерализм флагманы икәнен расларга кирәк безгә, – диде сәясәтче.

Исегезгә төшерәбез, 6 ноябрьдә ТР Фәннәр Академиясендә, телләр мәсьәләсенә кагылышлы “түгәрәк өстәл” узды. Анда телләр мәсьәләсендә резолюция кабул ителде. Шулай ук республиканың Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгына тәкъдим ителәсе компромисс укыту планы белән таныштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100