news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Руслан Айсин: Орхан Җамал татар телен яклап чыккан иде

Бүген Үзәк Африкада танылган журналист Орхан Җамал үтерелде.

Руслан Айсин: Орхан Җамал татар телен яклап чыккан иде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Орхан Җамал татар телен яклап чыккан иде. Орхан Җамалның дусты, хезмәттәше - сәясәтче, журналист Руслан Айсин "Татар-информ”га шул хакта әйтте.

“Орхан бик кыю, укымышлы, мәърифәтле кеше иде. Шул ук вакытта киң күңелле, ярдәмчел булды. Аралашканда гел дуслыкны хөрмәт итте, кеше проблемасына игътибарлы булды. Күп нәрсәне белде. Орханның парашютчы икәнен дә беләм. Тауларга менеп йөреп, спорт остасы буенча кандидатлык дәрәҗәсенә иреште. Спорт ярышларын яратты. Менә шундый экстремал булды ул”, - диде Руслан Айсин.

news_right_1
news_right_2
news_bot