news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Руслан Айсин Милли үсеш стратегиясе юнәлешләрен булдыручы белгечләр аз дип саный

Безнең интеллектуаль көчебез зур түгел дигән фикергә киләм, безгә бу юнәлештә дә эшләргә кирәк, ди сәясәт белгече.

Руслан Айсин Милли үсеш стратегиясе юнәлешләрен булдыручы белгечләр аз дип саный
архив/Салават Камалетдинов

(Казан,22 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Татар халкының Милли үсеш стратегиясе юнәлешләрен булдыру өчен белгечләр саны җитми. Сәясәт белгече Руслан Айсин шундый фикерен бүген Болгар радиосында әңгәмә вакытында әйтте.

Руслан Айсин үз фикерләрен Фаил Гыймадовның "Татар мәйданы" тапшыруында сөйләде.

"Татар халкы үсеш стратегиясе - үз эченә күп юнәлешләрне алган фундаменталь проект. Аның идеологик чыганагы - Бөтендөнья татар конгрессы, ә башкаручысы - төрле өлкәләрдә эш итүче белгечләр. Һәм аларга килгәндә, безнең интеллектуаль көчебез зур түгел дигән фикергә киләм", - диде ул.

"Стратегиянең юнәлешләрен булдыра алучы белгечләр саны аз. Димәк, безгә бу юнәлештә дә эшләргә кирәк", - дип әйтте Руслан Айсин.

  • 2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессына Татар халкы үсеш стратегиясен кабул итәргә кушты. Конгресс белгечләрнең тәкъдимнәрен туплап, стратегиянең эскизын булдырды. Шушы көннәрдә эскиз татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан халкы белән фикер алышу бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot