Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Руслан Аушев Казанда: «Дөньяда барысы да тату булуын телим»
Рөстәм Миңнеханов Ингушетиянең беренче Президенты Руслан Аушевны «Дуслык» ордены белән бүләкләде.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, Ингушетиянең беренче Президенты, Советлар Союзы Герое Руслан Аушевка «Дуслык» орденын тапшырды.
«Бу минем Татарстанга мөнәсәбәтемне юридик яктан рәсмиләштерү. Без, хәрбиләр өчен, «Дуслык» ордены — тынычлыкны саклаучылыкка күчү. Безнең яшь буынга сугышчан бурычларны үтәргә туры килмәс дип ышанам. Дөньяда барысы да дус булсын һәм барысының да шундый орденнары булсын иде, — диде Аушев Казан Кремлендә бүләкләү тантанасында.
«Минем Татарстаннан солдатлар, сержантлар, командирлар бик күп иде. Соңгысы — танк батальоны командиры Роман Әхмәтов, бик лаеклы офицер иде. Ә минем абыемда батальон командиры урынбасары Ибраһим Шәрипов бар иде, ул абый кулында һәлак булды. Һәм аның хөрмәтенә туганыма Ибраһим дип куштылар, — дип өстәде ул.
Аушев Татарстанга уңышлар теләде. «Әфганстан хәрби хәрәкәтләр ветераннарының бурычы — «Бөек Ватан сугышы ветераннарының лаеклы дәвамчылары булуын күрсәтү», — диде ул.
Советлар Союзы Герое журналистлар белән әңгәмәдә Әфганстандагы вакыйгалар һәм хезмәт аңа 1993 елдан 2001 елга кадәр Ингушетия Президенты эшендә ярдәм иткән. «Күп кенә әйберләргә мин башкача карый һәм башкача бәяли башладым», — дип дәвам итте ул.
Аушев хәзер иҗтимагый эшләр һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнүен сөйләде. «Казанга килергә мөмкинлек туды, һәм мин килдем, — диде ул. — Ингушетия — зур республика түгел, Бөек Ватан сугышы ветераннары да бик аз калды, әфганчылар бар. Россия кебек сугышчан бурычларны үтәүче илләр өчен ветераннар эшләре буенча дәүләт органы төзергә кирәк дип уйлыйм».
Руслан Аушев ветераннар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәне, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүе һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз