Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рушан хәзрәт Аббясов Мәскәү мәчетләренең якын арада ачылу ихтималын әйтте
«Мәчетләр июньнең беренче көннәрендә булмаса да, тиздән ачылыр», ди ул.
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бу көннәрдә Мәскәүдә мәчетләр ачылырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы урынбасары Рушан Аббясов сөйләде.
«Мөфти Равил Гайнетдиннән карар көтеп калабыз, төгәл датасы билгеле түгел. Мәскәүдә коронавирус белән чирләүчеләр күп, шуңа да Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе статистика буенча беренче урында тора. Иншәаллаһ, якын арада мәчетләребез ачылыр. 24 июньдә Мәскәүдә парад үтәчәк, 14 июньдә җәмәгатьчелек урыннары ачыла», — дип аңлатты ул.
Рушан хәзрәт сүзләренчә, мәчетләр иң беренчеләрдән булып карантинга ябылган булган. «Мәчетләр 18 марттан бирле ябык. Ябылу бик дөрес булды. Аллаһка шөкер, мөселманнар арасында коронавирус белән авыручылар таралмады, чирләүчеләр саны әзәя бара. Минемчә, мәчетләр июньнең беренче көннәрендә булмаса да, якын арада ачылыр», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз