news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рушан хәзрәт Аббясов: Мәчетләрдә татарлар саны аз булуын танырга тиешбез

Дин белгече бу мәсьәләне җентекләп тикшерүне максат итеп куярга кирәк дип саный.

Рушан хәзрәт Аббясов: Мәчетләрдә татарлар саны аз булуын танырга тиешбез
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов мәчетләргә татар халкы аз йөри дип саный. Бу хакта ул “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында сөйләде.

Рушан хәзрәт Аббясов мәчет һәрвакытта да җәмгыять тормышының үзәге, татар мәдәниятенең туплану урыны булуын искәртте. “Кызганыч, мәчеткә йөрүчеләр арасында татарлар саны аз булу мәсьәләсен танырга һәм аны тикшерүне төп максатыбыз буларак куярга тиешбез”, - диде ул.

“Әлеге мәсьәләгә тиешле игътибар бирмәсәк, безне киләчәгебездән мәхрүм итәчәкләр, алдагы буын мондый хурлыкны гафу итмәс. Бу – авыр мәсьәлә. Һәм аны чишү өчен, вәгазьләрне бары татар телендә генә укуны тану гына җитмәячәк”, - ди хәзрәт.

Рушан хәзрәт татар телен өйрәнү һәм куллану ысулларын дини тәҗрибәдә генә түгел, ә һәрдаим кулланыштагы дәрәҗәсен билгеләү мөһим, дип әйтте. “Шәһәр мәчетләре генә вәгазьләрне татар телендә алып бара башлый икән, бу, нигездә, руханилар эшчәнлегенә каршы куячак”, - диде ул.

“Бүгенге көн чынбарлыгы шундый: без күбесенчә рус теле һ.б. төрле этник халык вәкилләре белән эш итәбез. Һичшиксез, татар теле мөнбәрдән яңгырый ала һәм яңгырарга тиеш тә. Әмма һәрвакыт тыңлаучыларның фикерен исәпкә алып, иң якын вариантны сайлап алырга мөмкин”, - дип сөйләде хәзрәт.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100