Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рушан хәзрәт Аббәсов: Мөфтиятләрнең эшчәнлеген оптимальләштерергә кирәк
Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары экспертлар дискуссиясе кысаларында чыгыш ясады.
(Мәскәү, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббәсов Мәскәүдә Гайдар форумында гамәлдәге мөфтиятләрнең эшчәнлеген оптимальләштерергә өндәде. Ул “Дини һәм этномәдәни төрлелек: үсеш, тотрыклылык, куркынычсызлык” темасына экспертлар дискуссиясе кысаларында чыгыш ясады, дип хәбәр итә Россия мөфтиләр шурасы.
Рушан хәзрәт Аббәсов билгеләп үткәнчә, Россиянең мөселман бергәлеге трансформацияләнү процессы өлешчә төгәлләнгән дияргә була һәм, моннан чыгып, булган структураларны камилләштерүгә һәм гамәлдәге диния нәзарәтләре эшчәнлеген оптимальләштерүгә игътибарны юнәлтергә кирәк, Россия мөфтиләр шурасы эшчәнлеге шуңа юнәлтелгән дә.
“Якын киләчәктә Россия мөселманнарын берләштерү күзаллана. Шулай да, мөселман структураларының яңаларын булдыру аша Россия дәүләтчелеген һаман да йомшартырга омтылучыларның ирекле яки мәҗбүриләтелгән тарафдарлары голәмә үсешенең тотрыклылыгына, аның конфессия эчендәге тынычлыгына, шуның белән бергә илдә динара тынычлыккка да җитди зыян сала. Булган кискен темаларны һәм проблемаларны әйтми калдыру җәмгыятьтә агымдагы процесслар турында бозып күзаллауга китерә, аның нәтиҗәсе Россия дәүләтчелеге һәм җәмгыяте өчен ничек булуы авыр фаразлана”, - дип белдерде Рушан Аббәсов.
Россия мөселманнары үзләре кабул иткән социаль доктринада җәмгыять тормышының төп мәсьәләләре буенча позицияләрен белдерәләр, диде ул.
“Ислам, Россиянең рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм ныгытуга йөз тоткан башка традицион диннәре белән беррәттән, әһәмиятле мәсьәләләрне, шул исәптән дөнья күләмендәгеләрен, хәл иткәндә дәүләтнең ныклы таянычы була ала һәм булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Рушан хәзрәт Аббәсов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз