news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рушан Аббясов: Россия мөселманнары быел хаҗга бара алачак

Согуд Гарәбстаны хакимияте хаҗ вакытында COVID-19 инфекциясеннән прививка булуын мәҗбүри шарт итеп куйган.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Россия мөселманнары быел Согуд Гарәбстанына изге урыннарга хаҗ кыла алачак. Коронавируска каршы Россия препаратлары белән вакцинация ясату проблема тудырырга тиеш түгел, ди Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы урынбасары Рушан Аббясов.

Согуд Гарәбстаны хакимияте хаҗ вакытында COVID-19 инфекциясеннән прививка булуын мәҗбүри шарт итеп куйган. Бу турыда, «Әл-Оказ» электрон газетасы корольлекнең сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә дип яза Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте.

«Согуд Гарәбстаны вакцинаның Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы раславын таләп итә. Бүген без Россиянең үз вакцинасын бик актив таратуын күрәбез, һәм күп кенә илләр, шул исәптән гарәпләр дә, аннан файдалана. Шуңа күрә мин моны техник мәсьәлә дип уйлыйм. Быел хаҗ июль аенда булачак, һәм хаҗ кылучыларныңкоронавируска каршы Россия вакциналарын ясатуы аркасында проблемалары тумас дип өметләнәбез», — диде Аббясов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100