news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рушан Аббясов "Мусульмане" тапшыруының ябылуына аңлатма бирде

Казан һәм Мәскәү арасында видеокүпер оештырып, Россиянең мөселман җәмгыятьләре ел нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Венера Вәлиева). "“Мусульмане” тапшыруы яңа форматта Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшыру компаниясе каналында калачак дип вәгъдә бирелгән иде. Тапшыруның язмалары да әзерләнгән иде, кызганычка, бу проект, тулысынча гамәлгә ашырылмаган”, – диде Россия Мөфтиләр Шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов бүген "Татар-информ"да “Россия мөселманнары җәмгыятьләре: 2016 ел нәтиҗәләре” темасына оештырылган Мәскәү – Казан видеокүперендә.

“Мусульмане” тапшыруы “Россия-1” телеканалында 10 елдан күбрәк барып, 2015 елның җәендә эфирга чыгудан туктады.

“Чынлыкта бу проектны, бигрәк тә авылларда көткәннәр иде. Тапшырулар ислам белән бәйләп безнең илнең масштаблыгы, безнең ил халыклары, мәдәнияте, гадәтләре турында сөйли иде. Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшыру компаниясе каналында әлеге "Мусульмане" тапшыруы яңа форматта да булыр дип өметләндерәләр", – дип белдерде Рушан хәзрәт Аббясов. Шул ук вакытта мөселманнар тик тормый һәм интернет телевидениесен оештыра, мөселман өммәте тарафаннын ясалган күп кенә кызыклы проект тууы турында да әйтте ул.

"Федераль каналда булмаса, иярченле телевидениедә тапшырулар әзерләүгә этәргеч булды. Россия мөселманнары Диния нәзарәте интернет киңлекләрдә, социаль челтәрләрдә эш алып бара, роликлар яздыра, кыска метражлы фильмнар төшереп урнаштыра. Бәлки без дә үзебезнең иярченле каналыбызны ача алырбыз", – диде Рушан хәзрәт Аббясов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100