news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рушан Аббясов: "Дүртенче мөфтият" мөселманнарның бүленүенә китерә

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов “Дүртенче мөфтият”кә карата фикерен әйтте.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Бүген "Татар-информ"да “Россия мөселманнары җәмгыятьләре: 2016 ел нәтиҗәләре” темасына оештырылган Мәскәү – Казан видеокүперендә Россия мөфтиләр советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов “Дүртенче мөфтият”кә - Россия мөселманнарының дини шурасына карата фикерен әйтте.

“Мондый структура беренче тапкыр оешмый. Без “Бөтенроссия мөфтияте” дигән оешманың нинди шау-шу белән барлыкка килүе, шундый ук тавыш белән үзенең эшен тәмамлавы турында беләбез. Хәзерге вакытка кадәр өч төп федераль үзәк төбәк масштабында гына түгел, ә бөтен ил күләмндә эш алып бара. Шулай ук төбәкләргә зур игътибар бирелә, анда мәчетләр төзелә, мөселман җәмгыятьләре оеша. Болар барысы мөселман өммәтен берләштерүгә китерә. Ә мондый структуралар, киресенчә, мөселманнарны бүлә. Россия мөселманнарының дини шурасы федераль статуска дәгъва кыла, шул ук вакытта аларның ноябрь аенда булган беренче утырышларында бары тик ике-өч төбәк кенә тәкъдим ителгән иде. Алар нинди юл белән Россия статусын алганнары аңлашылмый. Бу структура берничек мөселманнарны берләштерми. Аларның лидерлары да мөселманнарның таркалуына китерүче кеше буларак билгеле. Ул Россия мөселманнарның Үзәк диния нәзарәтендә беренче урынбасары вазыйфаларын башкарганда бу оешмадан чыга. Безнең уйлавыбызча, бу проект “Бөтенроссия мөфтияте”неке кебек үк дәвамлы булмаячак. Бу - Мөфтиләр шурасы, Россия Федерациясе Диния нәзарәте, шулай ук дини структуралардагы коллегаларның бәяләмәсе", диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100