news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рушан Аббясов: Без 1 сентябрь – Белем бәйрәмен күчермәс өчен, кулдан килгәнне эшләдек

Гает намазына Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә мәчетләргә 300 меңгә якын мөселман килер дип көтелә.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе хакимиятләре Корбан бәйрәме өчен махсус мәйданчыклар әзерләгән. Бу хакта бүген Казан-Мәскәү-Симферополь видеокүперендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов сөйләде.

Ул Корбан бәйрәме борынгы тарихка ия булуын искәртте. “Бу тарих Коръәндә дә, Тәуратта да тасвирлана. Пәйгамбәр Ибраһим галәйһиссәлам белән бәйле тарих аша Аллаһы Тәгалә безгә кешелеклелек сыйфатларының өстенлеге турында җиткерә. Кешеләр кан коймасын, татулыкта яшәсен, дип хайван корбан ителә. Без шушы дини йоланы үтәргә тиешбез”, – дип белдерде ул.

Мәскәүдә Корбан бәйрәменә әзерлек турында сөйләп, Россия мөфтие урынбасары төп чараның Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узачагын әйтте. “Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил Гайнетдин бәйрәм вәгазе укыячак. Былтыр 150 меңләп кеше килгән иде, быел да шулай күп булыр, дип уйлыйбыз. Тулаем алганда, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә 300 меңгә якын мөселман килер дип көтелә. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе хакимиятләре мәйданчыклар әзерләде. Мәскәүдә төп 4 мәчеткә өстәмә 3 мәйданчык булдырыла. Мәскәү өлкәсендә 33 муниципаль берәмлектә 39 мәйданда намаз укылачак һәм вәгазьләр тыңланачак”, – дип хәбәр итте Рушан Аббясов.

“Быел Корбанбәйрәме Белем көне белән туры килде. Безнең өчен анысы да зур бәйрәм, чөнки мөселманның бурычы – белемгә омтылу. Бу мәсьәләдә узган атнада шау-шу туган иде. Без 1 сентябрь – Белем көнен күчермәс өчен кулдан килгәнне эшләдек, намазларны иртәрәк вакытка күчердек. Намаз 6.30 да башланачак, 8гә кадәр төп чаралар тәмамланачак. Аннары ата-аналар балаларын мәктәпләргә илтә алачак. Мәчетләргә якын мәктәпләр, хәрәкәттә кыенлыклар тумасын өчен, линейканы бераз соңракка күчерергә килеште. Бу мәсьәләдә үзара аңлашу бар”, – ди Рушан Аббясов.

Мөфти урынбасары корбан чалу өчен Мәскәү өлкәсендә махсус мәйданчыклар булдырылуын билгеләп узды, Мәскәүдә алар юк. “Дин тотучылар корбан чалырга махсус урыннарга барачак. Без, кагыйдәләрне бозып, теләсә кайда чалмаска өндибез”, – ди ул. Аның әйтүенчә, корбан чалдыру урыннарына барырга кыен булганнарга корбан итен өйгә китерү хезмәтен күрсәтүче компания дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100