Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Русча-татарча яңа иҗтимагый-сәяси сүзлек нәшер ителәчәк – тәрҗемәче Нурия Хәйруллина
Татарстан Дәүләт Советы Аппаратының тәрҗемә бүлеге җитәкчесе хәбәр иткәнчә, яңа сүзлек 2018 ел башында дөнья күрәчәк.
(Казан, 28 апрель, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстан Дәүләт Советы русча-татарча яңа иҗтимагый-сәяси сүзлек нәшер итәргә әзерләнә. Бу хакта республика парламенты Аппаратының норматив-хокукый документлары текстларын тәрҗемә итү һәм тәңгәлләштерү бүлеге мөдире Нурия Хәйруллина хәбәр итте.
Сүзлек төзүчесе буларак, Нурия Хәйруллина соңгы елларда күп кенә рус сүзләренең татарча тәрҗемәсе кулланышка уңышлы гына кереп китүен, шул сәбәпле аларны туплап, яңа сүзлек чыгару ихтыяҗы туганын әйтә. “Бу чынлыкта җаваплы һәм кирәкле эш: иҗтимагый-сәяси өлкәдә кулланышка кергән уңышлы сүзләрне һәм терминнарны бер китапка туплау – аларны киләчәк буыннарга тапшыру дигән сүз”, – ди 25 ел тәрҗемәче булып эшләгән, күпьеллык тырыш хезмәте өчен Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән Нурия Хәйруллина.
“Бүгенге көндә Дәүләт Советын Татарстанда дәүләт теле буларак рус һәм татар телләрен бертигез дәрәҗәдә кулланган бердәнбер дәүләт органы дип әйтергә мөмкин. Татарстанда бөтен законнар, Дәүләт Советының барлык норматив-хокукый документлары татарчага тәрҗемә ителә. Безнең бүлектә биш кеше эшли, ләкин тәрҗемәдә тәңгәллек булсын өчен депутатлар, галимнәр белән дә даими киңәшмәләр үткәрәбез. Мәсәлән, безнең тәкъдим белән хәзер татар телендә "мировой судья" – "җәмәгать судьясы", ә сельское поселение – авыл җирлеге дип тәрҗемә ителеп, татар телендә киң кулланылыш тапты. "Социаль" сүзен без "җәмгыяви" дип тәрҗемә иткән идек, әмма ул, нигәдер, кулланышка кереп китмәде”, – ди Нурия Хәйруллина.
Тәрҗемә бүлеге җитәкчесе сүзләренчә, сүзлек нәшер итү тәкъдимен Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хуплаган. Яңа сүзлек 2018 ел башында дөнья күрер дип көтелә. “Бүген без җәмәгатьчелектән булачак сүзлекнең эчтәлегенә кагылышлы тәкъдимнәр кабул итәбез. Анда географик атамалар, Татарстанның һәм Россиянең дәүләт бүләкләре, Татарстандагы барлык торак пунктларның, республика һәм федераль оешмаларның атамалары урын алачак”, – дип хәбәр итте Нурия Хәйруллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз