news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рушания Алтай: «Татар-информ»ның татар тормышын яңа алымнар аша ирештерүе сокландыра

Рушания Алтай: «Татар-информ»ның татар тормышын яңа алымнар аша ирештерүе сокландыра
Фото: © Рушания Алтайның шәхси архивыннан

Журналист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге үз хәбәрчесе Рушания Алтай агентлыкны 6 июньдә билгеләп үтәчәк 35 еллыгы белән котлап, аның эшчәнлеге әһәмиятен билгеләде. Ул аның гел эзләнүдә булуына игътибар юнәлтте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, төзелгән көненнән башлап, хәбәр, мәгълүмат җыю һәм аны халыкка җиткерүдә, башка массакүләм мәгълүмат чаралары белән чагыштырганда, оперативлыгы, төгәллеге белән шактый аерылып тора. Мине «Татар-информ»ның Татарстан һәм татар халкы тормышын яңа форматлар, кызыклы алымнар кулланып, киң аудиториягә бик җәһәт ирештерүе сокландыра», – диде ул.

Ул «Татар-информ»ның медиа дөньясына килеп кергән яңа технологияне бик тиз кулланышка кертүен билгеләп узды. «Татар-информ» дөньякүләм танылган ТАСС, Анадолу, Рейтер, Франс Пресс, Эл Җәзир, Синьхуа, Ассошиэйтед Пресс кебек мәгълүмат агентлыкларыннан калышмый, замана белән бергә атлый. Шулай ук, журналист этикасы принципларына игътибарлы булуын, заман сулышын тоя белүен, үз эшенең осталары белән хезмәт күрсәтүен югары профессиональлеккә үрнәк дип бәялим», – дигән фикере белән уртаклашты милләттәшебез.

Рушания Алтай чит төбәкләрдә, илләрдә яшәүчеләр өчен агентлык эшенең мөһимлеген әйтте. «Без, чит илләрдә яшәүче татарлар, «Татар-информ»ны Ватан белән тоташтырып торучы күпер итеп күрәбез. Туган илдә барган вакыйгалар, яңалыклар, татар дөньясындагы хәбәрләр белән без, иң элек, аның битләре аркылы танышабыз. Моның өчен безгә биш-ун минут вакыт та җитә», – дип искәртте.

«Татар-информ» татар халкының бүгенгесенә генә түгел, үткәненә дә бик игътибарлы, аның битләреннән тарихка, әдәбиятка кыгылышлы бик күп мәгълүмат алырга була. Милләтебезнең кайгы-борчулары да, шатлык-куанычлары да «Татар-информ» «казанында» кайный. Татар тормышы, көнкүреше белән танышып бару өчен, аны даими күзәтеп торырга гына кирәк, шуңа күрә төрек галимнәре «Татар-информ» сәхифәләренә еш күз аталар, аннан алган мәгълүматларны фәнни хезмәтләрендә дә кулланалар», – дип билгеләп үтте Рушания Алтай.

Журналист агентлыкка уңышлар теләде. «Мин «Татар-информ»ны 35 еллык эшчәнлеге белән котлап, аңа озын гомер телим. Борчулы хәбәрләргә караганда, сөенечле яңалыклары күбрәк булсын. Аны аякта тотучы эшчән коллективына исә, бетмәс-төкәнмәс дәрт-дәрман, көч-куәт, идеяләр байлыгы, саекмас илһам телим. Зур уңышларына яңалары өстәлеп торсын!» – дигән теләктә калды ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot