news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рушания Алтай: «Интертат» кызыклы әңгәмә, аналитик мәкаләләр җиткерү үзәгенә әверелде

Төркиядә яшәүче журналист фикеренчә, электрон газета бернинди узгынчы идеологиягә бирешмичә, үз алдына куйган максат-юнәлешендә объектив эшчәнлеген дәвам итә.

Рушания Алтай: «Интертат» кызыклы әңгәмә, аналитик мәкаләләр җиткерү үзәгенә әверелде
Рушания Алтайның шәхси архивыннан

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге хәбәрчесе Рушания Алтай «Интертат» беренче татар электрон газетасының 20 ел эчендә кызыклы әңгәмәләр, мавыктыргыч язмалар, аналитик мәкаләләр җиткерү үзәгенә әверелүен әйтте.

«Әле кайчан гына коллегаларым татар матбугат дөньясында «Интертат» дигән массакүләм мәгълүмат чарасын оештырылганын хәбәр иткән иде. Инде 20 ел узып та киткән. Шушы гомер эчендә «Интертат» яңача, заманча эшләү буенча башка татар матбугат органнарына өлге булып торды. Ул беренче көннән үк кыю адымнар белән халыкка хезмәт итте», - диде ул «Интертат»ның 20 еллыгына багышланган әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, 20 ел эчендә илдә төрле вакыйгалар, үзгәрешләр булса да, «Интертат» бернинди узгынчы идеологиягә бирешмичә, тормыштан аерылмыйча үз алдына куйган максат-юнәлешендә объектив эшчәнлеген дәвам итте. «Оператив булу ягыннан сынатмады һәм хәзер дә сынатмый. Татарстан, татар халкының кызыксыну даирәсен, мәнфәгатьләрен өйрәнеп, көн сулышын нечкә тоемлап тора», - диде ул.

«Бүген «Интертат»ны Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр. Әйтик, Төркиядә аның рәсми аккредитацияле үз хәбәрчесе бар. Төркия татарлары «Интертат» язмаларын кызыксынып укый. Алай гына да түгел, төрки дөнья, татар дөньясын өйрәнүче, шушы мәсьәләләр буенча фәнни эшчәнлек алып баручы төрки дөнья һәм төрек галимнәре, корылышлар, медиа органнары «Интертат»ны игътибар белән күзәтә», - ди хәбәрче.

Рушания Алтай, бу җәһәттән, «Интертат»ны Татарстанның йөзе, татар журналистикасының мәртәбәсе, уңышы һәм халыкара дәрәҗәдә эшләүче татар матбугат органы дип бәяләргә җирлек бар дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100