Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рушания Әгъләмова: 38 ел балаларга белем бирүгә багышланган гомер - «Актаныш таңнары»
Халыкара хатын‑кызлар көне алдыннан олы йөрәкле, балаларга белем бирүгә бөтен гомерен багышлаган Актанышның икенче санлы мәктәбенең укытучысы Рушания Әгъләмова белән таныштырырга телибез. Ул 38 еллык хезмәт юлын инглиз телен укытуга багышлаган, берничә буын укучыларга белем һәм тәрбия биргән тәҗрибәле укытучы.
(Актаныш, 8 март, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Ләйсән Газизова ) Рушания Әгъләмова 1966 елда Пучы авылында туа, гаиләдә алты бала үсәләр. Әтисе Марс — җитәкче вазыйфалар башкара, әнисе Лүзия — фельдшер-акушер. Әтисенең һөнәре белән бәйле рәвештә гаилә Актаныш районы авыллары буенча еш күчеп йөргән, шуңа балалар да төрле авылларда туган. 1970 еллар башында гаилә Актанышка күченә, чөнки әтиләре Марс Атнагуловны райкомга эшкә чакыралар. Рушания 1983 елда Актаныш мәктәбен тәмамлый һәм Алабуга дәүләт педагогия институтына керә, чит телләр факультетында инглиз һәм немец телен өйрәнә. 1988 елда институтны тәмамлап, ике ел Чаллыда 26-нчы гимназиядә эшли, аннары Актанышка кайта, бу вакытта әтисе каты авырый, карау-тәрбиягә мохтаҗ була.
Актаныштагы хезмәт юлы
Рушания мәктәптә дәресләр булмагач, «Каенкай» балалар бакчасында эшли, ә 1992 елда Актанышның икенче мәктәбенә инглиз теле укытучысы булып килә. Шуннан бирле ул балаларга инглиз телен өйрәтә.
- Элек чит телләр өйрәнү балаларга кызык, күзләре янып тора иде. Хәзер инглиз телендәге сүзләр һәр җирдә, һәр тарафта, аларга балаларның күзләре ияләшкән, мәгънәсен аңлыйлар, әмма кайсы телдә икәнен белмиләр. Шуңамы кызыксынулары азрак, – дип сөйли Рушания Әгъләмова.
Һөнәремне матур укытучыларыма карап сайладым
Укытучы үз һөнәрен балачактан ук яраткан инглиз теленә мәхәббәт уяткан мөгаллимәләренә карап сайлый. «Укытучыларым — Илсөяр Солтановнаа, Фәүзия Хатиповна, Рәсимә апа — үзләренең энергиясе, яңа, үзенчәлекле киемнәре, укуга мәхәббәтләре белән миңа тәэсир итте, алар безгә һәрьяклап үрнәк булдылар, инглиз телен кызыксынып өйрәнергә стимул бирделәр», – дип бу хактагы серен ачты Рушания апа.
ФГОС системасы турында
- ФГОС системасын авыр кабул итмәдем. Ул балалар белән дәрестән тыш шөгыльләнергә мөмкинлек бирә, беренче сыйныфтан ук укучылар белән инглиз теле өйрәнә башлыйбыз, балаларның белеменә бәяләмә бирмибез. Алар хаталар ясасалар да, үз фикерләрен инглиз телендә әйтергә өйрәнәләр, – дип сөйли педагог.
Гаилә һәм шәхси тормыш
Укытучы эше бик күп вакытны ала, шуңа күрә педагогларның гадәттә үз балаларын тәрбияләргә вакытлары калмый. Рушания апа да шундый проблемага юлыккан, бигрәк тә уку-укыту буенча диреткор урынбасары булып эшләгәндә өенә кайтып керми. Әмма балалары бик мөстәкыйль булып үсәләр, әниләренә дәгъва белдермиләр. Олы кызы Алия – КФУда аспирант, улы Аяз – Актанышта икмәк кабул итү предприятиесендә эшли.
- Эш һәм гаилә балансын бер югарылыкта тоту кыен булды, ләкин балаларның уңышлары һәм укучыларның рәхмәтләре барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте — ди Рушания апа.
Кешегә хезмәтенә күрә хөрмәт кирәк
Рушания Әгъләмова, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» медале һәм Татарстанның Мәгариф министрлыгы грамотасы иясе, бүген меңнәр арасыннан үзен сайлап интервьюга чакырганга бик гаҗәпләнде. Үзенә карата игътибарга, кайгыртуга артык күнекмәгән, дан-шөһрәткә омтылмаган гади, әмма олы йөрәкле ханым ул.
- Барыгызга да сәламәтлек, сабырлык, бәхет һәм мәхәббәт телим. Гаиләле хатын‑кызларга гаилә бәхете, гаиләсезләргә яраткан парларын табуларын телим. Һәрберебез балалар шатлыгына сөенеп яшик!- дип бәйрәм котлауларын җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз