Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
РУСАДА: Камилә Вәлиева эше буенча тикшерү тәмамланды
Россиянең допингка каршы агентлыгының (РУСАДА) генераль директоры Вероника Логинова фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның эше буенча тикшерү тәмамлануын белдерде.
«Тикшерү тәмамланды. Хәзерге вакытта нәтиҗәләрне эшкәртү бүлеге тыңлаулар оештыру өчен билгеләнгән кагыйдәләр һәм процедуралар нигезендә кирәкле документлар әзерли», – дип яза ТАСС Логинова сүзләрен.
Исегезгә төшерәбез, Вәлиева Олимпиадада команда зачетында җиңгәннән соң Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) яшь чемпионканың канында тыелган препарат ачыклануы турында игълан итте. Нәкъ менә РУСАДАның допинг тесты уңай нәтиҗә күрсәткән.
Шулай да, Камиләгә шәхси ярышларда катнашырга рөхсәт ителде, анда ул дүртенче урынны гына алды.
Күптән түгел Камилә Вәлиеваның Россия җыелма командасына кандидатларның контроль прокатларында катнашачагы билгеле булды. Вәлиева белән бергә Анна Щербакова һәм Александра Трусова да чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз