Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рус җырчысы Анастасия Макарова: Татар теле дәресләренә теләп барам
«Аңа „өйрән инде“ дип ялынасы юк, киресенчә, Анастасиянең теләге зур — ул үзе „өйрәт инде“ ди. Теләге зур булган укучыга өйрәтүе рәхәт», — диде мөгаллиме Резеда Сәлахова.
(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарча җырлаучы рус җырчысы Анастасия Макаровага татар телен К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Резеда Сәлахова өйрәтә. «Дәресләргә теләп барам», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.
Ул татар теле дәресләре иң беренче татарча «Һаман да яратам» җырын өйрәнгәндә үк башланганын әйтте.
«Миңа мөгаллим белән соклану, үзара аңлашу булуы мөһим. Резеда шундый кеше булды. Хәзер барлык дәресләрдә бары тик татарча сөйләшергә тырышабыз. Татар телен камил белергә кирәк, шул вакытта журналистларның сорауларына да татарча җавап бирә алыр идем», — диде матбугат очрашуында русча сөйләгән Анастасия.
Ул мәктәптә үк иң яраткан укытучысы — татар теле укытучысы булганын әйтте. Шулай ук, композиторлардан Сара Садыйкова иҗатын яхшы белгәнен әйтте. «Уфа каласы» — яраткан җырым иде. Мәктәптә укытучылар минем татарча җырлавымны телиләр иде, шул вакытта ук күңелемне татар җырларына тарттылар», — дип сөйләде.
«Анастасия — тырыш укучы. Аңа „өйрән инде“ дип ялынасы юк, киресенчә, Анастасиянең теләге зур — ул үзе „өйрәт инде“ ди. Теләге зур булган укучыга өйрәтүе рәхәт. Без хәзер авазлар, сүзләрнең әйтелеше өстендә эшлибез. О, ө, ү, җ, һ авазларын җиңел өйрәнә. Сүзлек запасын да зурайтырга тырышам. Анастасиягә телләр җиңел бирелә. Инглиз телен дә камил белә», — диде Резеда Сәлахова.
Анастасия Макарова татар милли ризыкларына да гашыйк булуын әйтте. «Өчпочмак, бәлеш, гөбәдия яратам, үзем дә пешерәм, якыннарым бик ошата. Әле узган елда мин беренче тапкыр башыннан ахырына кадәр ураза да тоттым. Миңа бу тәҗрибә бик ошады. Быел да 2 апрельдән ураза тота башлыйм», — дип җавап бирде җырчы «Татар-информ» хәбәрчесе соравына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз