news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рус телле педагоглар арасында «Мин һәм минем тәрбияләнүчеләрем татарча сөйләшәбез» конкурсы уздырыла

Аның сайлап алу туры булды

 (Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). «Мин һәм минем тәрбияләнүчеләрем татарча сөйләшәбез» исеме астында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының рус телле тәрбиячеләре арасында республика конкурсының сайлап алу туры уздырылды.

Иң яхшы эшләр республика этабына юнәлтеләчәк, анда жюри «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим-2014» һөнәри осталык бәйгесе призерларын һәм җиңүчеләрен сайлап алырга тиеш булачак. Җиңүчеләрне дипломнар, сертификатлар, акчалата премияләр һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Сертификатларны татар телен үзләштерүгә сәләтләр күрсәтү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән бәйгенең барлык катнашучылары алачак, дип хәбәр итә “Ютазы таңы” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot