news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рус теленнән имтиханга килгән Дилә Әүһәдиева: Имтихан алдыннан догалар укып тынычландым

Бүген Казанның Совет районында урнашкан «Унбер» 11нче күп профильле лицеенда рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы уза. Бирегә Совет районының биш мәктәбеннән укучылар җыелган.

Казанның 161нче мәктәбеннән 11А сыйныфы укучысы Дилә Әүһәдиева «Татар-информ» хәбәрчесенә имтиханга тыныч күңел белән килүе турында сөйләде.

«Нинди кәеф белән барасың, шулай язасың. Йокыны туйдырып, хәл начарланмасын өчен, иртән әйбәтләп ашап килдем. Башта борчылдым, монда килгәч, борчылу бетте, үземне тынычландырдым. Артык курыкмыйм, үземне җыеп, үземә ышанып килдем. Әзерләндек инде, әзерләнмәдек түгел. Репетиторлар белән дә, рус теле укытучыбыз да әйбәт», – диде Дилә.

Ул үзен догалар укып тынычландырганын әйтте. «Мәчеткә бардым, Аллаһы Тәгалә булышыр дип ышанам», – ди 11нче сыйныф укучысы. Кыз киләчәктә, югары белем алып, табиб булырга хыяллануы турында да әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot