news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рус теленнән ике дәрәҗәле БДИ кичектерелә

Бердәм дәүләт имтиханының мондый системасы соңрак каралачак

  (Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 2015 елда мәктәпләрдә рус теле буенча бирелә торган ике дәрәҗәле Бердәм дәүләт имтиханы билгесез вакытка кичектерелә. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте шундый карарга килде, дип хәбәр итә «Известия».

Искәртеп узабыз: киләсе елда математика һәм рус теле буенча ике дәрәҗәле БДИ кертү планлаштырылган иде. Төп идея БДИ ның ике дәрәҗәгә (база һәм тармак) бүлүдән гыйбарәт иде. Шулай итеп, абитуриентка, техник вузга укырга кергәндә, тармак математикасын һәм база рус телен тапшырырга кирәк булыр иде. Ә гуманитар югары уку йортларына кергәндә, студентка тармак рус теле һәм математикадан база дәрәҗәсен тапшырырга кирәк иде.

“Рус телен ничек тапшырырга һәм ике төрле дәрәҗәгә нинди таләпләр куярга - боларны билгеләү катлаулы эш. Рус теле белем бирү процессында гына түгел, ә шәхесне үстерүдә нигез дә булып тора, шуңа күрә ниндидер “база” яки “тармак” дәрәҗәсен билгеләү шактый катлаулы”, - дип билгеләп үтә Хөкүмәттәге чыганак.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, 2015 елда ике дәрәҗәдәге БДИ бары тик математика буенча имтиханга гына кагылачак. Аннары бу тәҗрибәне рус теле буенча имтиханда да куллану мөмкинлеге каралачак.

“Рус теле һәм башка фәннәр буенча ике дәрәҗәдәге БДИ үткәрүгә килгәндә, 2015 елда математикадан ике дәрәҗәдәге БДИ үткәрү нәтиҗәләрен җентекләп анализлагач кына андый мөмкинлек каралачак”, - дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100