news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рус телендә төшерелгән “Хәлимә” фильмы – соңгы елларның иң уңышлы татар киносы

"Хәлимә” фильмы сигез халыкара кинофестивальдә, шул исәптән, Казан кинофестивалендә дә уңыш казанган.

Рус телендә төшерелгән “Хәлимә” фильмы – соңгы елларның иң уңышлы татар киносы
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 2017-2018 елның иң зур уңыш казанган кинокартинасы – Юлия Захарованың “Хәлимә” фильмы. Бүген бу хакта “Татаркино” оешмасы җитәкчелеге журналистлар өчен оештырылган ел йомгакларында әйтте.

“Хәлимә” фильмы сигез халыкара кинофестивальдә, шул исәптән, Казан кинофестивалендә дә уңыш казанган. Республика прокатында да ул иң күп каралган фильмнар арасында. Рус телендә төшерелгән фильм татар авылларында да уңышлы барган.

Фильмның сценарий авторы һәм режиссеры – Юлия Захарова– Казан дәүләт мәдәният институтының Телевидение кафедрасы деканы урынбасары. Фильмның продюсеры - Миләүшә Айтуганова.

Фильмның сюжеты нигездә 1983 елда экраннарга чыккан “Чучело” фильмы белән аваздаш, ягъни, башкалардан кайсыдыр ягы белән аерылып торган, башкалар кебек уйламаган кешенең җәмгыятьтә кабул ителмәве проблемасы күтәрелә.

Фильмның төп герое – дини гаиләдә тәрбияләнгән һәм моңарчы 10 ел буена өендә укыган Хәлимә. Аны Казанның элитар мәктәбенә укырга китерәләр. Әмма классташлары кызны кабул итми. Аларга Хәлимәнең башкача киенүе дә, башкача уйлавы да, алар белән аралашырга тырышмавы да ошамый.

Фильмда төп рольне Рамил хәзрәт Юнысовның кызы Хәдичә уйный. Руслан ролендә эстрада җырчысы Айгөл Бариеваның улы Камил Юсипов. Миләүшә Айтуганова фильмның уңышын танылган шәхесләрнең балалары катнашуга бәйләп карамый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100