news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рус телендә чыга торган "Идел" журналына баш мөхәррир итеп Айсылу Хафизова билгеләнде

Айсылу Хафизова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының мәдәни хәбәрчесе иде.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Журналист, сценарист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының мәдәни хәбәрчесе Айсылу Хафизова «Идел» журналының русча версиясенә баш мөхәррир итеп билгеләнде. Иртәгәдән ул яңа эш урынына чыга.

«Идел» журналының русча версиясе татар мәдәниятен рус теле аша дөньяга таныту, интеграцияләү юнәлешенә йөз тотарга тиеш - бүгенге контекстта бу бик зур әһәмияткә ия, - ди Айсылу Хафизова «Татар-информ» хәбәрчесенә. – Безнең күпме рус телле татар язучысы бар. Алар үзләрен татар диеп саныйлар, һәм аларның язганнарында татар дөньясы чагыла. Шамил Идиатуллин, Илдар Әбүзаров, Айдар Сахибзадинов кебек шәхесләр - татар мәдәниятен дөньяга танытучылар. Алар аша рус дөньясы татар дөньясын таный”.

«Идел» журналы һәрвакыт та әдәбиятта яңа исемнәр ачты, алга таба да шулай булыр, дип ышанам. Ирешелгәннәрне югалтмыйча, бернәрсәне дә җимермичә генә, «Идел»нең башланып киткән дәрәҗәсенә омтыласы иде, - дип дәвам итә Айсылу Хафизова.

Мәгълүмат өчен. «Идел» журналы — Казанда татар һәм рус телләрендә чыга торган журнал. Ул 1989 елда чыга башлый. Беренче мөхәррире - Римзил Вәлиев. Төрле елларда журналны Фәиз Зөлкәрнай, Рашат Низамиев, Нәбирә Гыйматдинова, Рифат Фәттахов, Рөстәм Галиуллин җитәкли. Рус телле версиясендә Әхәт Мушинский, Галия Зәйдуллина, Наил Ишмөхәммәтов эшләгән.

Айсылу Хафизова – татар киносы яңартылу чорында танылу алган киносценарист. ВГИКның кинодраматургия факультетын тәмамлаган (О.А.Агишев, В.В.Тулякова-Хикмәт остаханәсе). Аның сценариесе буенча “Зәңгәр күбәләкләр” фильмы (режиссеры - Фәрит Дәүләтшин), “Шүрәле” мультфильмы (режиссер - Рамил Төхфәтуллин) төшерелде. Ул “Дилемма”, “Бөркетләр” (режиссер - Рамил Төхфәтуллин) фильмнарының автордашы. "Тормыш юллары" радиосериалының сценарий авторы. “Татар-информ”га кадәр Мәскәүдә “Россия” телеканалында сериаллар редакциясе редакторы, “Мусульмане” тапшыруы хәбәрчесе булып эшләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100