news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рус телен өйрәнәм, әмма авыр бирелә – Хавьер Грасия

"Рубин"ның баш тренеры Хавьер Грасиянең Казанга килгәненә 27 майда 1 ел була.

Рус телен өйрәнәм, әмма авыр бирелә – Хавьер Грасия
Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген "Рубин" футболчылары үзләренең клуб базасында каләм әһелләре өчен ачык күнегүләр уздырды. Ә аңа кадәр команданың баш тренеры Хавьер Грасия матбугат конференциясе вакытында журналистларның сорауларына җавап бирде.

Испан тренерыннан алдагы уеннарга әзерлек кенә түгел, ә Казанга яраклашу, аерым алганда рус телен өйрәнүе турында да сораштылар. 

"Әкренләп өйрәнергә тырышам. Тел бик катлаулы. Балаларның миңа караганда яхшырак килеп чыга", – ди Хавьер Грасия.

Исегезгә төшерәбез, 46 яшьлек Хавьер Грасиянең Казанга килүенә 27 майда 1 ел була. Шул вакыт эчендә ул журналистларны рус телендә сәламли, саубуллаша һәм рәхмәт әйтә башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100