news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рус телен чит сүзләрдән саклау турында закон проекты Думада беренче укылышта кабул ителде

Рус телен чит сүзләрне артык кулланудан саклау турындагы закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителде. Бу хакта парламентның түбән палатасы сайтында хәбәр ителә.

«Федераль закон проекты хәзерге рус әдәби телен РФ дәүләт теле буларак куллану нормаларын терки торган норматив сүзлекләр, норматив грамматика һәм норматив белешмәлекләр кебек төшенчәләрне кертә», – диелгән документка аңлатма язуында.

Мондый басмалар исемлеген формалаштыру һәм раслау Хөкүмәтнең рус теле комиссиясе тәкъдимнәре нигезендә башкарылачак. Моннан тыш, закон проекты чит сүзләрне куллануга юл куймауны күздә тота — рус телендә аналоглары булмаган һәм исемлекләре норматив сүзлекләрдә булган сүзләр искәрмә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot