news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рус теле яки география буенча БДИ тапшыру оештырылачак – Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы

Әлеге процесс БДИны үткәрү пунктларында оештырылачак

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Киләсе елның февралендә тәүге мәртәбә рус теле һәм география буенча дәүләт имтиханнарын тапшыру оештырыла. Бу хакта Иҗтимагый палатада уза торган “БДИ барышын җәмәгатьчелек күзәтүе” форумында Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте, дип белдерә ИТАР-ТАСС.

“Без 2015 нче елның февралендә  теләге булганнар өчен  имтиханнар уздырачакбыз. Рус теле буенча алдагы елларның чыгарылыш укучылары өчен, география буенча фәнне 10 нчы сыйныфта укып тәмамлаучылар өчен. Норматив базада без барлык үзгәрешләрне керттек”, - диде ул.

Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы сүзләренә караганда, дәүләт имтиханнары БДИ үткәрү пунктларында оештырыла. “Безгә махсуслашкан (бәйсез) үзәкләрдә БДИны тапшыру буенча ихтыяҗның нинди булуын аңларга кирәк”, - дип билгеләп узды Кравцов.

“Мондый үзәкләр мәгариф сыйфаты системасы эшләсен өчен кирәк. Мондый дүрт үзәкне булдырдык инде, алга таба бу эш дәвам иттереләчәк”, - дип өстәде ведомство башлыгы, һәм мондый махсуслашкан үзәкләр укучыларның ата-аналарына теге яки бу мәктәптә белем бирү дәрәҗәсен бәяләү мөмкинлеген бирергә тиешлеген ассызыклады.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100