news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рус теле һәм математикадан бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның өстәмә көннәре билгеле

2024 елның сентябрендә Татарстанда быел рус теле һәм математикадан бердәм дәүләт имтиханында минималь балл җыя алмаган һәм гомуми белем турында аттестат алмаган чыгарылыш укучылары имтиханнарны кабат тапшырачак.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, хәзер белем бирү оешмаларында БДИны кабат тапшыруга гаризалар кабул ителә. Бердәм дәүләт имтиханын кабул итү пунктлары Казанда һәм Чаллыда ачылган.

Имтихан даталары:

4 сентябрь – рус теле,

9 сентябрь – математиканың база дәрәҗәсе,

23 сентябрь – рус теле һәм математикадан имтиханның резерв көне.

Искәртеп үтик, Татарстанда төп чорда рус теленнән БДИның уртача баллы – 67,31, профильле математикадан – 71,24 булды. Ике фән буенча БДИның минималь балларын 11 укучы җыя алмады, рус теленнән – 7, математикадан 35 укучы.

news_right_1
news_right_2
news_bot