news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рус теле һәм математика буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле булды

Республикада рус теле һәм математика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булды.

Быел чыгарылыш сыйныфны тәмамлаучы 16 314 укучы рус теле буенча БДИ тапшырган. Уртача балл – 66,66 (узган елда – 65,05). 40 укучы минималь балл җыя алмаган. 71 е (былтыр – 31) рус теле буенча 100 балл туплаган.

Профильле математика буенча имтиханны барлыгы 9595 укучы тапшырган. Уртача балл – 71,40 (2025 елда – 68,68). 152 укучы минималь балл җыя алмаган. Ә 137 се (былтыр – 11) әлеге фән буенча 100 балл туплауга ирешкән.

База дәрәҗәсендәге математикадан исә барысы 6700 укучы БДИ тапшырган. Уртача билге – 4,39. Шул ук вакытта 98 бала имтиханны бирә алмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot