news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рус теле буенча сынау әңгәмәсе апрельдә узачак

9 сыйныф укучылары өчен йомгаклау әңгәмәсе барлык мәктәпләрдә узачак.

Рус теле буенча сынау әңгәмәсе апрельдә узачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 9 сыйныф укучлары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе Россиянең барлык субъектларында 2018 елның апрелендә узачак. Әңгәмә ике көн – 13 һәм 16 апрельдә үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте.

Йомгаклау әңгәмәсе 9 сыйныф укучыларының үз мәктәпләрендә узачак. Ул “зачет” дип бәяләнәчәк. Укучыга әзерлек өчен бер минут чамасы вакыт бирелә, әңгәмә вакыты 15 минут тәшкил итәчәк.

Әңгәмә биреме текстны сәнгатьле итеп уку, текстны өстәмә мәгълүмат белән уку, сайланган тема буенча монолог сөйләү, имтихан алучы белән диалог оештырудан торачак.
Биремнәр үтәлешенә экспертлар бәя бирәчәк.

“Йомгаклау әңгәмәсе 9 сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә эләгү мөмкинлеге булачак. Апрель сынавы 2018 елгы Дәүләт йомгаклау аттестациясенә йогынты ясамаячак”, - диелгән Россия Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте хәбәрендә.

Рус теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенең телдән бирелә торган өлешен сынау узган елның октябрендә Россиянең өч төбәгендә узды. Агымдагы елның көзендә әңгәмә буенча сынауда Россиянең 61 субъекты катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100