news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рус теле буенча яңа дәреслекләргә махсус операция геройлары турында мәгълүмат кертелде

Махсус хәрби операция геройлары турындагы белешмәләр рус теле буенча яңа бердәм дәүләт дәреслекләренә кертелде. Бу хакта РФ Президенты киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы Рус теле һәм халыклар телләренә ярдәм өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча совет рәисе Елена Ямпольская хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Аның сүзләренә караганда, тиешле материаллар 10 нчы һәм 11 нче сыйныфлар өчен дәреслекләргә, шулай ук урта һөнәри белем бирү басмаларына кергән.

«Махсус хәрби операция геройлары, Донбасстагы батырлыклар турындагы мәгълүматлар без әзерләгән рус теле буенча бердәм дәүләт дәреслекләренә инде кертелде. Мондый мәгълүмат һәм текстлар 10 нчы, 11 нче сыйныфлар һәм урта һөнәри белем дәреслекләрендә бар», – диде Ямпольская.

news_right_1
news_right_2
news_bot