news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рус романслары Симферополь сәхнәсендә татар телендә яңгырады

Рус романслары Симферополь сәхнәсендә татар телендә яңгырады

(Симферополь, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Симферопольдә рус романслары татар телендә яңгыраган кичә булып үтте. Анда ундүрт рус романсы башкарылды. Алар арасында “Калитка”, “Гори, гори, моя звезда”, “Я встретил вас”, “Белеет парус одинокий” һ.б.лар бар. Әлеге романсларны татарчага Симферопольдә яшәүче милләттәшебез Рөстәм Нагаев тәрҗемә иткән.

Рөстәм Нагаев 1935 елда Казан шәһәрендә туган. 1959 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Красноярскийга эшкә билгеләнә. Соңрак исә Кырымга күчә һәм шунда төпләнеп кала. Биредәге милләттәшләре белән ул һәрчак элемтәдә яши. Бергәләп үткәрелгән төрле чараларда һәм кичәләрдә дә Рөстәм әфәнде теләп катнаша. Әйтергә кирәк, ул бик матур җырлый, бигрәк тә татар халык көйләрен оста башкара.

Моннан тыш, Рөстәм әфәнде татар телендә шигырьләр дә яза. Ә аның рус романсларын татарчага тәрҗемә итүе – күпләр өчен яңалык. Әлеге эшкә ул Казанга бер сәяхәтеннән соң алына. “Казанга килгәч, рус романслары кичәсендә булырга туры килде. Тамашачыларның күбесе татар булуы миндә әлеге романсларны татарчага тәрҗемә итеп, аларны үз телебездә яңгырату бик тә отышлы булыр иде дигән уй тудырды”, - дип белдерә Рөстәм әфәнде. Һәм менә, ниһаять, ул әлеге хыялын тормышка ашырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100