news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рус милләте кешеләре «Салават күпере»н рус теленә тәрҗемә итеп чыгаруларын сораган

«Журналдагы әкиятләр әхлакый, мораль яктан бала өчен файдалы», — диде әдәби мөхәррир.

Рус милләте кешеләре «Салават күпере»н рус теленә тәрҗемә итеп чыгаруларын сораган
Солтан Исхаков

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Рус милләтеннән булган ата-аналар «Салават күпере» журналын рус теленә тәрҗемә ителүен сорап мөрәҗәгать иткән.

«Журналны ярминкәләрдә тәкъдим иткән булды. Шулвакыт рус ата-аналары да кызыксынды. Алар журналның рус телендә дә булуын үтенде. Татарстанда яшәүче рус балалары да укысын дип, „Җиләкле әкият“, „Тиктормас Пин“, „Нәни болыт“, „Дус кирәк“ әкиятләр сериясен рус телендә дә тәкъдим итәргә булдык», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында журналның әдәби мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова.

Аның әйтүенчә, әкиятләрне танып-белү юнәлешендә иҗат иткәннәр.

«Алар әхлакый, мораль яктан файдалы. Әкиятләрне бөтен редакция белән иҗат иттек. Мәсәлән, Пин малае һәр бала кебек кызыксынучан. Күккә карап, кошны күргәч, үзе дә очып карый, ләкин мәтәлеп төшә һәм Антарктида буйлап сәяхәткә китә. Түлән малаен очрата. Алар боз кисәгенә утырып, океан буйлап сәяхәт итә. Соңыннан әти-әниләре янына кайталар. Олылар сүзен тыңларбыз дип сүз бирәләр», — диде ул.

«Журнал кулланма материал да булып тора. Анда ябыштыргычлар кулланып, кисеп, уйнап була. Хәтта кайбер гаиләләр икешәр сан алдырта. Балаларга туган көнгә баллы кәнфит, шоколад таратканчы, безнең китапларны тарату күпкә яхшырак. Берничә балалар бакчасы шулай эшләгән. Безнең китапларга чит төбәкләрдән дә күпләп заказ ясаучылар бар», — диде Гөлнара Хәйдәрова.

news_right_1
news_right_2
news_bot