news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рус Әҗәле авыл җирлегендә 250 сум үзара салым өчен тавыш бирәләр

"Пропискада булып та, читтә яшәүчеләр белән дә проблема инде, без анда тормыбыз, дип бу чарада катнашмыйлар", - ди авыл җирлеге башлыгы.

(Яшел Үзән, 18 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Ильсия Завилейская). Рус Әҗәле авыл җирлегендә үзсалым 250 сум билгеләнгән. Зур сумма да түгел кебек, әмма күпчелек пенсионерлар яшәгән авыл өчен анысы да шактый булып тоела. Шулай да, бер җирлеккә кергән авылларда да фикерләү төрлечә була күрәсең, карашәмнәргә караганда әҗәлеләр референдумда теләбрәк тә, активрак та катнаша. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сәгать унда Карашәм сайлау участогында 38 кеше тавыш биреп өлгерсә, Рус Әҗәлендә 57 кеше булган.

"Былтыргы референдумда 60 процент тавыш җыелган иде, быел бәлки күбрәк булыр, дигән өмет бар. Чөнки үзара салым акчасына башкарылган эшләрнең барысы да халык күз алдында, һәм аның уңай якларын бәяләмәү мөмкин түгел", - ди Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина.

Бу юлы да оешкан төстә үзара салым акчасын җыеп, планлаштырылган эшләрне уңышлы башкарырга язсын иде. Янгын гидрантларын сафка бастырмыйча булмый, Рус Әҗәле коесы бик кызганыч хәлдә – аны төзекләндерергә кирәк. Халык исәбе бик күп түгел, билгеләнгән сумма да, шулай ук, зур түгел, шуңа күрә әллә ниләр планлаштырып булмый, юрганга карап аякны сузарга туры килә, ди Гөлнара Семахина.

"Аукционнар да авыр уза, аз акчага килеп эшләргә атлыгып торучылар юк. Пропискада булып та, читтә яшәүчеләр белән дә проблема инде, без анда тормыбыз, дип бу чарада катнашмыйлар. Ә бездә пропискада булмыйча торып та үзара салым бирергә теләүчеләр дә бар, алардан ала алмыйбыз", - ди ул..

Семахина сүзләренчә, үзара салымның шундый каршылыклы яклары да юк түгел әлегә. Бу, әлбәттә, бер Рус Әҗәлендә генә түгел, барлык җирлекләргә дә кагыла. Бүгенге референдумны уңышлы гына уздырып, тупланган сумманы файдага тотарга насыйп булсын. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100