news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рус егете: Мин - рус, татар телен яклыйм, әмма татарларның үз туган телен якламавы гаҗәп

Рус егете Сергей Кузьмин үз сәхифәсенә, татар телен яклап, язма урнаштырган.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Гафурова). 27 яшьлек Казан егете - психолог, дизайнер Сергей Кузьмин үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында татар теленең хәзерге хәленә карата фикерен язган. Аныңча, мәктәпләрдә татар телен өйрәнү рус балаларына комачауламый; киресенчә, тормышта ярдәм итә. 

“Мин – рус, ләкин татар телен өйрәнүем һәм аны белүем белән горурланам! Мин үзем өчен бу матур телне ачкан, аңа мәхәббәт уяткан, шушы камил телдә сөйләшергә, язарга, хәтта фикерләргә өйрәткән барлык укытучыларыма рәхмәтле. Әйе, мин тормышта ул телдә сөйләшмим диярлек, ләкин татар телен белүнең кайчак кирәге чыга. Мәсәлән, рус телен белмәгән апага кибеттә авыл икмәге алырга булышу яки бабайга почтада хат җибәрү тәртибен өйрәтеп җибәрү өчен. Һәм мондый мисаллар шактый. Сүз уңаеннан, минем дусларым арасында татарлар күп, һәм мин күп очракта аларның сөйләшүен аңлыйм, хәтта җавап та кайтара алам. Ике дәүләт телен дә белү шундый күңелле бит! Дөресен әйткәндә, минем туган телем икәү: рус һәм татар телләре! Рус теле – минем әти-әнием, бабаларымның теле, ә татар теле – Ватаным, минем үскән, яшәгән урыным теле!

Мин бөтенләй акылыма сыйдыра алмыйм: ничек мәктәпләрдә татар телен атнага ике академик сәгатькә калдырып була?! Бәлки, аны ирекле итәргә дә надан кыргый халыклар кебек аралашырга өйрәнергәдер?! Татар теле һәм барлык татарлар өчен мин бик гарьләнәм. Атнага 45 минут укып,  ничек телне һәм әдәбиятны өйрәнеп яки тоеп карап була?! Хәтта татарларның да туган телләрен, үз тамырларын оныту куркынычы бар... Мин татар телен хөрмәт итәм, яратам һәм телнең, мәдәниятнең, халыкның эзсез югалуын теләмим. Рус теле һәм татар теле тигезлектә калыр, дип ышанасы килә, ” – диелгән ул язмада.

Сергей үз фикере һәм күзәтүләре белән “Татар-информ” хәбәрчесен таныштырды.

“Татар теленең мондый аяныч хәлдә калуында барыбызның да гаебе бар: туган телне сакламыйбыз, гореф-гадәтләрне хөрмәт итмибез бит. Башка телләр янында үз хокукыңны һәм алар белән тигезлегеңне яклау зарур, дип саныйм.

Кешеләрнең татар телен өйрәнәсе килми, чөнки күпләр аны кирәк түгел, аз кулланыла торган, дип саный. Ләкин бу - саташу. Туган телендә сөйләшкән татарлар аз түгел. Алай уйлау, беренче чиратта, “заманча тенденцияләр” барлыкка китергән ахмаклыктандыр. Кызганычка каршы, хәзер нигилизм белән үз тамырларыңа карата битарафлык бик киң таралган”.

Сергейның язмасы астында татар теленең аны өйрәнергә теләмәүчеләр өчен кирәк булмавы турында язылган җавап бар. Егет мондый карашка үз мөнәсәбәтен белдерде:
“Ошамый, дип, татар телен өйрәнмәсәк, ни булыр соң? Ошамаган күп нәрсәне өйрәнмичә калдырып була. Кемгәдер, мәсәлән, математика яки физика ошамый. Мәктәптән соң татар телен өйрәнү белән махсус шөгыльләнү өчен вакытны кем генә таба алыр икән! Бер-ике ай эчендә шундый катлаулы телне ничек өйрәнеп булсын ди, мондый экспресс-курс кемгә кирәк? Ә грамматика? Хәтта гадәти сөйләшү өчен дә грамматика кирәк, әдәби сөйләм турында әйткән дә юк.

Әгәр татар теле ирекле яки атнага ике тапкыр гына укытыла башласа, телне белү беренчел примитив дәрәҗәгә төшәчәк, телгә әкренләп “үлү” куркынычы янаячак. Кая инде ул очракта үз-үзеңә, мәдәнияткә, халыкка карата хөрмәт турында сөйләү! Әгәр төп максат телне “үтерү”” һәм милли азчылыкларны, аларның телен икенче сорт итеп тану икән, дөрес стратегия сайланган”.

Сергей үзе татар телен белә, татарча сөйләшә, сөйләм телен аңлый, “ләкин, әлбәттә, сөйләшүем генә татарларныкы кебек үк түгел,” – ди. Рус милләтенең татарларга карата начар мөнәсәбәтен стереотип дип саный:

“Юньле кешеләр бөтен милләттә дә бар, нәкъ юньсезләре булган кебек үк инде. Мин - рус һәм мин татарларны яклыйм. Бу гаҗәпме? Юк, шулай булырга тиеш тә, без бит барыбыз да тигез. Мин үз республикам, шәһәрем, халкымны хөрмәт итәм, һәм аны бүлә алмыйм. Татар кешесе үз телен якламый – менә ни гаҗәп. Барыбыз да гаепле, ләкин әле барысын да төзәтеп була, һәм бу һәркемгә кагылырга тиеш. “Ишетмәүчләр” генә “ишетсен” иде инде..” 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100