news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рус булмаган халыкларны кимсеткән Башкортстан кешесе хөкем ителде

Суд аны Россия Җинаять кодексының 282нче маддәсе беренче өлеше (дошманлык хисләре уяту, шулай ук кешенең абруен түбәнсетү) буенча гаепле дип тапты.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Башкортстанның Благовещенск районы суды милләтара низаг чыгаруда гаепләнүче 27 яшьлек ир-егеткә карата хөкем карары чыгарды. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы район прокуратурасы матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

Ачыкланганча, гаепләнүче 2014-2016 елларда «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә «дин тотучыларның хисләрен түбәнсетә, рус булмаган милләтләргә карата дошманлык хисләре уятырга чакыра торган сурәтләр» урнаштырган.

Суд аны Россия Җинаять кодексының 282нче маддәсе беренче өлеше (дошманлык хисләре уяту, шулай ук кешенең абруен түбәнсетү) буенча гаепле дип тапты һәм шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Ул үз гаебен таныды.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot