Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рус авылында җомга вәгазенең татарча булуы мөселманнарда каршылык тудырмый (видео)
Лаеш районы Сокуры авылында башлыча руслар яши.
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", Мәрьям Насыйрова). Җомга көнне "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре Лаеш районының күпчелек халкы руслар булган Сокуры авылы мәчетендә булып кайтты. Авылда төрле милләт вәкилләре яшәп, күпчелеге рус телле булуына карамастан, җомга вәгазьләре яңа таләпләргә нигезләнеп, татарча алып барыла.
Казан-Лаеш юл өстендә урнашкан “Юлчы” мәчетенә төрле милләт кешеләре керергә мөмкин дип белдерде мәчет имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Гарипов. “Җомга намазында дүрт-биш саф тула, һәм атна саен мәчеткә керүчеләр арта бара, – ди ул. – Таҗикны да, үзбәкне дә, казахны да, татар белән урысны да күбрәк рус теле берләштергәнгә, элек вәгазьләрне татарчалы-русчалы алып бара идек. Мөфтиятебез соравы буенча, хәзер вәгазьләр татар телендә сөйләнә. Ниятебез Татарстанда яшәүче мөселманнарны татар телен өйрәтүгә этәрү.”
Фәрит хәзрәт җомга вәгазьләрен татарча алып баруга күчү, халыкта ризасызлык тудырмады дип белдерде. “Коръәндә Аллаһ Тәгалә: “Кешеләрне төрле төстә бар итүем, төрле телләрдә сөйләшүләре минем бер аятем” дип хәбәр итә, ягъни “раб”, Аллаһ булуын күрсәтә. Дөньяның төрле почмакларында яшәүгә карамастан, Аллаһ Тәгаләгә иман безне берләштерә.
Бу авыл электән рус авылы булып саналган. Шуңа күрә монда күбрәк рус милләтеннән булган халык яши. Хәзер Казаннан, башка төбәкләрдән күчеп килүчеләр хисабына татар гаиләләре күбәйде. Бу авылның чиркәве дә, мәчете дә бар, төрле милләт, дин вәкилләре яши. Ләкин халык Казандагы шикелле бердәм, тыныч,” – дип сөйләде “Юлчы” мәчете имам-хатыйбы.
Казан егете Айрат Фәйзуллин җомга намазына төрле мәчетләргә баруын әйтеп үтте. “Соңгы вакытта җомгага бу мәчеткә киләм. Мондагы вәгазьләр ошый. Элек вәгазьләр русча сөйләнә иде, яңа таләп кабул ителгәч, татар телендә алып барыла. Мәктәп тә дә татарча өйрәнгән идем, шуңа телне аңлау авырлык тудырмый,” – ди ул.
“Әнием бу авылда яшәгәнлектән, җомга намазына бу мәчеткә киләм, – дип белдерде Рәшит исемле егет. – Вәгазьләр татар телендә генә булу бераз уңайсызлык тудыра. Чөнки имамның нәрсә сөйләгәнен аңлыйсы килә.”
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз