Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Румыниянең РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Константин Григорие – Татарстанда
Сәфәр программасының бүгенге өлешендә “Мастер” Кама индустриаль паркы белән танышу, “КАМАЗ”, “АлАЗ” ААҖ, “Алабуга” махсус икътисади зонасында булу каралган
(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Румыниянең РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Константин Григорие 18-19 май көннәрендә Татарстанга сәфәр кыла. Сәфәр программасының бүгенге өлешендә “Мастер” Кама индустриаль паркы белән танышу, “КАМАЗ”, “АлАЗ” ААҖ, “Алабуга” махсус икътисади зонасында булу каралган. Иртәгә ТР Президенты, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге белән очрашулар, ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә булу планлаштырылган.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, узган ел йомгаклары буенча, Татарстан һәм Румыния арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше күләме 264,8 млн. доллар тәшкил иткән. Бу, 2008 ел белән чагыштырганда, 4,7 тапкырга артык. Шушы күләмнең 227 млн. доллары - экспорт, 37,7 млн. доллары импорт өлешенә туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз