news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Румыниянең Овидий университетында татар тарихы кафедрасы ачылган

Университетның тарих һәм политология факультетында 2014 елдан бирле “Татарлар тарихы” дип аталган дәресләр укытылып килә.

(Истанбул, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Татарстанда татар телен укыту буенча вазгыять катлауланган чорда Европа уртасында татар халкының тарихын өйрәнүгә тагын бер адым ясалды. Румыниянең Констанца шәһәрендәге Овидий университетының Тарих һәм политология факультетында “Төрек һәм татар тарихы” кафедрасы эшли башлаган. Ул Төркия министрлар кабинеты каршындагы хезмәттәшлек һәм координация агентлыгы (TİKA) ярдәме белән оештырылган. Узган атнаның соңгы эш көнендә ачылу тантанасы үткән. Анда TİKA җитәкчеләре, Төркиянең Констанцадагы генераль консулы, Овидий югары уку йортының ректоры, тарих һәм политология факультеты деканы һәм галимнәре, Румыниядә яшәүче татар һәм төрек иҗтимагый оешма вәкилләре, күпсанлы студентлар катнашкан. Бу хакта Кырым QHA мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Төркия хезмәттәшлек һәм координация агентлыгының Румыния белән хезмәттәшлек буенча җаваплы хезмәткәре Хаҗи Әхмәт Даштанның әйтүенчә, әлеге университетның тарих һәм политология факультетында 2014 елдан бирле “Татарлар тарихы” дип аталган дәресләр укытылып килә икән. Яңа кафедраның ачылуы исә татар халкының тарихын гына түгел, бүгенге сәяси һәм этно-социаль тормышын, мәдәниятен җентекләп өйрәнүгә, шулай ук, Румыниянең җирле татарлары тормышын җанландыруга дә хезмәт итәчәк. “Төрек һәм татар кафедрасы”ның эшчәнлеге Европада төрки халыкларның тарихын тирәнтын өйрәнүгә дә этәргеч булыр, дип өмет ителә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100