Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Румыниядәге 5,7 магнитудалы җир тетрәү Молдавиядә паника тудырган
Румыниядә узган төндә 5,7 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу – илдә соңгы берничә елда иң көчле җир тетрәү. 2018 елда шул ук зонада 5,8 магнитудалы җир асты тетрәве теркәлгән. Галац һәм Рымнику-Сэрат шәһәрләрендә фатирларда мебель җимерелү нәтиҗәсендә ике кеше җәрәхәтләр алган.
Молдавиядә кризислар белән идарә итүнең Милли үзәге башлыгы Сергей Дьякону хәбәр иткәнчә, беренче тетрәнүдән соң бер сәгать эчендә 112 номерына 900дән артык шалтырату кергән.
«Кешеләрнең күбесе нишләргә дип сораганнар, яки җир тетрәү турында хәбәр иткәннәр, ләкин алар арасында медицина ярдәме кирәклеге турында 80-82 шалтырату да булган, ягъни кешеләр стресс фонында ашыгыч ярдәм чакыру өчен мөрәҗәгать иткәннәр», - дип Дьякон сүзләрен ТАСС китерә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз