Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Румыниядә татар риваятьләре турында сөйләгәннәр
Төркиядә яшәүче галимә Чулпан Зариф-Четин татар риваятьләрендә ана белән бала мөнәсәбәтен аңлаткан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Истанбул, 30 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Румыниядә үткән IV халыкара гуманитар фәннәр конгрессында татар легендалары турында сөйләнгән. Төркиянең Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зариф-Четин “Татар риваятьләрендә ана белән бала мөнәсәбәте” дип исемләнгән доклад укыган. Бу турыда галимә үзе хәбәр итә.
Чулпан Зариф-Четин бәетләр, җырлар, мөнәҗәтләр, дастаннар аркылы татар халык иҗатында ана белән бала мөнәсәбәтләренең ничек яктыртылуы турында сөйләгән. “Сак-сок” бәетен анализлап күрсәткән. Мәҗүсилектә һәм Ислам динендә ана хакының әһәмиятен аңлаткан.
Чулпан Четин әйтүенчә, IV халыкара гуманитар фәннәр конгрессы Румыниянең Тырговице каласында үткән. Ул Төркиянең Коҗаэли университеты, “Turkish Studies” журналы җитәкчелеге, Халыкара Балкан университеты тарафыннан Румыниянең Валахия университетында оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз