Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Румыния татарлары Сабан туенда сигез илдән килгән көрәшчеләр бил алышкан
Милли бәйрәмдә кайбер бәйгеләргә үзгәреш кертелгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 18-20 сентябрьдә Румыния татарлары халыкара дәрәҗәдә Сабантуй уздырган. Чарада сигез илдән килгән милләттәшләребез катнашкан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде.
«Фестивальне оештыруда Румыния хөкүмәтенең этник мөнәсәбәтләр бүлегенең дә өлеше бар. Румыния Көрәш Федерациясенең рәисе Наим Белджин сүзләренчә, фестивальдә сигез өлкәдән — Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Германия, Нидерланд, Болгария, Пакистаннан 500ләп кеше катнашты», — диде ул.

Айгөл Зара Кәбирова 18-19 сентябрь көннәрендә казак кино фестивале, 20 сентябрь көнне ат чабышы, уктан ату, көрәш, капчыкта йөгерү кебек бәйгеләр, остаханәләр һәм җыр-бию белән фестивальнең төп өлеше — Сабан туе оештырылганын әйтте. «Билгеле сәбәпләрдән, кайбер традицион бәйгеләр үзгәреш кичерде. Мәсәлән, йомырка салынган кашык кабып йөгерү тупчык салынган кашык тотып йөгерүгә үзгәртелде», — ди ул.
«Көрәшчеләр дә бер-берсенә якын килмичә көрәште. Ул үзенә күрә бәйрәмгә кызыксыну уятты. Җир шарындагы катлаулы вазгыять булуга карамастан, оештыручылар Сабан туен кагыйдәләренә туры китереп үткәрергә тырышты», — дип сөйләде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз