news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Румыния татарлары Сабан туе һәм көрәш турында журнал һәм китаплар чыгарган

Язмаларда татар-төрек халык ашларына, бәйрәмдә уздырылган бәйгеләргә кагылышлы мәгълүмат бирелгән.

Румыния татарлары Сабан туе һәм көрәш турында журнал һәм китаплар чыгарган
Наим Белджин

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Румыния татарлары «Qazaq Kuresî» («Казах көрәше»), «Koresh Moştenirea Tătară» («Көрәш — татарның мирасы»), «Revista Dobrogeana» («Добруджа журналы») һәм «Sporturile Turcice Şi Tătare» («Төрек-татар спортлары») дип аталган китап-журналлар чыгарган. Аларның авторы — Румыния Көрәш федерациясе рәисе Наим Белджин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде.

«Revista Dobrogeana» («Добруджа журналы») исемле 36 битлек журналда быел сентябрь аенда уздырган Сабантуй фестивале турында, Сабан туеның тарихына, татар-төрек халык ашларына, бәйрәмдә уздырылган бәйгеләргә кагылышлы мәгълүмат бирелгән. Журналда румын, инглиз, итальян, алман, казах, татар, төрек телләрендә язмалар урын алган», — диде ул.

Айгөл Зара Кәбирова китап-журналларның сатуга чыкмаганлыгын әйтте. «Румыния Көрәш федерациясе чыгарган китапларның исемлеге түбәндәгечә: „Qazaq Kuresî“ („Казакъ көрәше“) 168 бит, 500 данә, „Koresh Moştenirea Tătară“ („Көрәш — татарның мирасы“) 170 бит, 500 данә һәм „Sporturile Turcice Şi Tătare“ („Төрек-татар спортлары“) 300 бит, 1500 данә белән чыкты», — диде ул.

«Наим Белджин сүзләренчә, татар-төрек спортлары бик күпләргә кызыклы. Румыния татарларының эшчәнлеге мәдәниятләр арасында диалог кору, халыкларның этник үзенчәлекләрен белү, мәдәни төрлелек урнаштыру һәм социаль берлек өчен зур әһәмияткә ия. Наим Белджин авторлыгындагы китаплар Румыния татарлары һәм кунакларга таратылачак», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100