news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рульдә барганда телефоннан "туры эфир"га чыгучылар җаваплылыкка тартылачак

Юлда барганда телефоннан файдаланучы машина йөртүчеләр хакында хәзер "Халык контроле" порталында да хәбәр итәргә мөмкин.

(Казан, 7 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Рульдә барганда социаль челтәрләрдә "туры эфир"га чыгучыларны җаваплылыкка тарта башлаячаклар. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов хәбәр итте. 
 
Аның сүзләренчә, өч очрак буенча машина йөртүчеләр җаваплылыкка тартылган инде. 
 
"Хәзер бик күпләр машина йөрткәндә, телефоннан сөйләшә, төрле месенджерларда аралаша. Алай гына да түгел, кайберәүләр "туры эфир"га да чыга. "Туры эфир" га чыгучылар гына түгел, рульдә барганда телефоннан файдаланган барлык машина йөртүчеләр дә җаваплылыкка тартылырга мөмкин", - диде Ленар Габдрахманов. 
 
ЮХИДИ вәкиле хәбәр итүенчә, юлда барганда телефоннан файдаланучы машина йөртүчеләр хакында хәзер "Халык контроле" порталында да хәбәр итәргә мөмкин. 
 
Ленар Габдрахманов билгеләп узганча, апрель аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре "Мобильник" операциясе уздырган. Нәтиҗәдә, 3150 машина йөртүче җаваплылыкка тартылган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100