Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рульдә барганда телефоннан сөйләшүчеләргә каршы көрәш катгыйлана
ЮХИДИ инспекторлары 30 апрельгә кадәр “Мобильник” дип аталган оператив профилактик чара уздыра.
(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Зөлфия Фаризова). Казанда “Мобильник” айлыгы башланды. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан рульдә барганда телефоннан сөйләшүчеләргә каршы көрәш катгыйлана. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары рейдында “Татар-информ” хәбәрчесе катнашты.
Татарстан Республикасының ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстан территориясендә «Мобильник» дип аталган оператив профилактик чара үткәрелә. Административ хокук бозучыга 1500 сум штраф салына. Бу сумманы 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процент ташлама каралган.
Машина йөрткән вакытта телефоннан сөйләшүче хатын-кызлар да еш очрый. Балалар утыргычында сабыйлары булган хатын-кызларны да машинаны бер кул белән йөртергә курыкмый.
“Машина йөрткәндә мин телефонны алмыйм. Бу - беренче очрак. Мин сөйләшә генә башлаган идем. Телефонда шәһәр номеры чыкты, трубканы алмаган булсам - номерын тиз генә таба алмас идем”, - диде Казанның Юлиус Фучик урамында туктатылган “KIA” машинасы йөртүчесе Регина Ларионова. Аның машинада калган кечкенә баласы да елый башлады.
Транспорт чарасы белән идарә иткәндә кесә телефоныннан сөйләшкән өчен 2018 елда Татарстан автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 4765 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Бу турыда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл-патруль хезмәте башлыгы Айрат Сәмигуллин сөйләде.
Казанның Киров һәм Мәскәү районнары буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рафаэль Сәгъдиев әйтүенчә, машина йөртүчеләр рульдә барганда телефоннан сөйләшү аркасында юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга зарланалар.
Рафаэль Сәгъдиев 2017 елда руль артында барганда туры эфирга чыккан һәм автобуска бәрелеп үлгән кыз очрагын искә төшерде. Инспектор әйтүенчә, шушы очрактан соң ныклы тикшерүләр башланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз